Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада кораллы бандитлар телефон салонын талый (видео)

Медицина маскалары кигән кешеләрнең салонга бәреп керүләре видеокамерага төшкән.

news_top_970_100
Уфада кораллы бандитлар телефон салонын талый (видео)

Бу хәл Уфаның Сипай районында кичен була. Битләрен маска белән каплаган, кулларына пистолет тоткан ике кеше телефон салонына бәреп керә. Берсе, коралын кибетчеләргә төзәп, акча таләп итә, икенчесе ишекне саклый. Талаучыларның берсе кассадагы акчаны таләп итә. Аннары алар витринаны ватып, телефоннарны ала һәм чыгып кача.

Талаучылар 15 айфон һәм ун мең сумнан күбрәк акча урлаган. Аларны полиция эзли дип хәбәр итә "Башинформ", "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә сылтама белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100