Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада коллектор коесында өч кеше һәлак булган

news_top_970_100
Уфада коллектор коесында өч кеше һәлак булган
https://www.bashinform.ru/

24 майда кичке сигезләр тирәсендә Уфаның Заһитов урамында төзелә торган йорт территориясендә фаҗига була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә коеда өч ир-ат һәлак була. Алар коллекторны чистартырга төшә һәм метан белән агулана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, урынга экстрен хезмәтләр килә. Коткаручылар коедагы кешеләрнең мәетләрен алып чыга. Аларның шәхесләре ачыклау эшләре бара.

Якынча белешмә буенча, алар торак фонд хезмәткәрләре. Мәрхүмнәр дренаж насосы уранаштырган чакта газ белән агуланган, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Башинформ» ачыклаганча, ике ир-атның шәхесе билгеле. Алар Уфада яшәүче 34 һәм 54 яшьлек ир-атлар. Өченче кешенең шәхесе әлегә билгеле түгел.

Якынча белешмә буенча, ир-атлары коллекторны карап тору өчен яллаганнар. Алар төзексезлекләрне бетерергә килгән булган.

«Аларны шул ук төзелештә эшләүче хезмәткәр тапкан. Ул коллекторларны тикшереп йөргән, аларның берсенә шалтыраткан. Трубканы алмагач, участокка барган. Коеда мәетләрне күреп алган», - дигән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100