Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада карантинга ябылган хастаханәдән алты хезмәткәр качкан

Бу кешеләрне мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салалар.

news_top_970_100
Уфада карантинга ябылган хастаханәдән алты хезмәткәр качкан
Рамил Гали

Башкортстанда Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсеннән качкан алты хезмәткәрне мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе 6 апрельдән катгый карантинга ябылды. Биредә коронавирус инфекциясе учагы булуы ачыкланды. Изоляция режимы кертелгәннән соң, 9 апрельдә бу кешеләр хастаханәдән рөхсәтсез чыгып китә. Алар медицина тикшеренүен тулысынча узмый, бу исә республика территориясендә инфекция таралу куркынычы тудыра.

Республиканың баш санитария табибы җиде кешегә дәгъва белдереп, Башкортстан Югары судына мөрәҗәгать иткән. Дәгъва белдерелүче кешеләрнең үз версиясе бар. Алар үзләрен өйләренә үз-үзеңне изоляцияләүгә кайтарып җибәрделәр дип җавап бирәләр. 

«Суд кагыйдә бозучыларны мәҗбүри рәвештә медицина күзәтүенә озатырга дип карар чыгара. Аларда билгеле бер вакыт дәвамында авыруның клиник билгеләрен күзәтеп торачаклар, ике тапкыр тискәре анализ булганын көтәчәкләр. Карар кичектергесез үтәлергә тиеш. Моның өчен полиция хезмәткәрләре һәм махсус медицина транспорты җәлеп ителә», — дип аңлатканнар Башкортстан Югары суды хәбәрендә.

Бер дәгъваны суд канәгатьләндермәгән. Шулай итеп алты кешене мәҗбүри рәвештә хастаханәгә озатканнар. 

Биредә карантинда 1200ләп кеше — хастаханә табиблары һәм пациентлар яши. Хастаханә җитәкчелегенең эшен тикшерү бара. Медицина хезмәткәрләре һәм авырулар арасында коронавирус таралуны булдырмау өчен вакытында тиешле чаралар күрелгәнме икәнлеген ачыклыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хастаханәдән качкан хезмәткәрләр турында НТВ каналы да хәбәр итте. Бу каналда Әнвәр Нургалиевның әнисенең үлеме турында да сөйләделәр.

Җырчы әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын, әмма аның үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйткән иде. 

Аннары Әнвәр Нургалиев Инстаграм битендә рәсми рәвештә игълан белән чыкты. Ул үзендә һәм гаиләсендә коронавирус булмавын, әмма аңа карата әйтелгән янау сүзләре өчен кешеләр җаваплылыкка тартылачагын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100