news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада кафега машина бәреп кергән, балалы хатын могҗиза белән исән калган

Бер мизгелдә машина тротуарга чыга һәм җәйге кафены бәрдерә.

news_top
Уфада кафега машина бәреп кергән, балалы хатын могҗиза белән исән калган

6 июльдә Уфаның Ленин урамындагы кафега машина бәреп кергән. Бәхеткә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кичке алтылар тирәсендә «Экватор» сәүдә үзәге янында «Рено Дастер» машинасы авариягә очрый. 

Видеокүзәтү камерасы кадрларыннан аңлашылганча, «Рено Дастер» Ибраһимов бульварыннан Революция урамына таба бара. Бер мизгелдә машина тротуарга чыга һәм җәйге кафены бәрдерә. 

Әлеге вакыйгада могҗиза мизгеле дә видеокамерага эләгә. Машина бәредерер алдыннан соңгы мизгелдә генә ана белән бала урыннан сикереп торырга өлгерә.

Уфа буенча ЮХИДИ «Рено Дастер» йөртүчесенең аек булуын хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар