Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада күп катлы йортта янгында бер кеше үлгән, тугыз кеше имгәнгән

Уфада күп катлы йортта янгында бер кеше үлгән, тугыз кеше имгәнгән

news_top_970_100
Уфада күп катлы йортта янгында бер кеше үлгән, тугыз кеше имгәнгән

15 мартта Уфа шәһәренең Рихард Зорге урамындагы күп катлы йортта янгын булган. Бу турыда «Башкортостан» телевидениесе хәбәр итте.

Күп катлы йортта өченче этаждагы бер фатирда янгын көндез чыга. Башта өч кеше зыян күрү турында билгеле була. Соңрак зыян күрүчеләр саны тугызга җитә. Шуларның алтысы олы кешеләр, икесе балигъ булмаган яшьтәге бала, берсе сабый бала — аңа әле бер ай да тулмаган.

Янгынны сүндергәндә, коткаручылар 56 яшьлек ир-ат мәетен таба. 5 һәм 7 яшьлек кызларны, 25 һәм 30 яшьлек хатын-кызларны, 29 һәм 37 яшьлек ир-атларны, 88 яшьлек бабайны, 78 яшьлек әбине, яңа туган сабыйны хастаханәгә озаталар. Хәзерге вакытта аларны табиблар дәвалый.

Бу йорттан 40 кешене эвакуацияләгәннәр. Алар арасында 6 бала да булган. Янгынны 23 кеше сүндергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100