Уфада күп катлы йортлар буйлап йөрүче экстремал тиенне видеога төшергәннәр
Челтәр кулланучылары сигензенче катка менгән тиеннең үз лифты бардыр, дип шаярта.
Уфада альпинист тиен барлыкка килгән. Җәнлек күп катлы йортның сигезенче катына үрмәләп менә. Биредә ул тәмле ризыклар белән сыйлана. «Башкортстан» телеканалы шул хакта хәбәр итте.
Йортта яшәүче хатын кәрнизгә җимлек куйган, ул шунда ипи һәм чикләвекләр сала.
Социаль челтәр кулланучылар тиеннең шундый биеклеккә менеп җитүенә шакката. «Чикләвеге бик тәмледер инде», - диләр.
Башкалар тиеннең үз лифты бардыр, дип шаярта.