Уфада исерек йөртүче таптаткан үсмерләр авыр хәлдә ята
Мопедта баручы балаларны «ВАЗ-2114» бәрдереп китә.
Башкортстанның Уфа шәһәрендә 11 майда кичке якта юл һәлакәте була. Биредә «ВАЗ-2114» машинасы мопедта бара торган үсмерләрне таптата. «ВАЗ» йөртүчесе исерек була, аның машина йөртү өчен таныклыгы да юк. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Мопед белән 13 яшьлек үсмер идарә итә, аның артына 14 яшьлек үсмер утырган була.
Хәзер ике бала да Уфа хастаханәсендә авыр хәлдә яталар.
«Дорожный патруль» хезмәте белешмәсе буенча, «ВАЗ» белән 43 яшьлек ир-ат идарә итә, ул Уфада яши. Аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар.
Хәзер бу кешегә карата административ протокол төзегәннәр. Соңрак аны исерек булуы да ачыкланган. Алкотестер 0,986 мг/л күрсәткән. Җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә, диелә хәбәрдә.