Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада исерек егетләр Мисырдан килгән туристларны кыйнаган - видео

Вакыйга шәһәр үзәгендә, Эчке эшләр министрлыгы бинасы янында гына булган.

news_top_970_100
Уфада исерек егетләр Мисырдан килгән туристларны кыйнаган - видео
Владимир Васильев

Уфага Мисырдан килгән туристларны исерек егетләр кыйнап ташлаган. Вакыйга башкала үзәгендә республика буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасыннан берничә метр ераклыкта гына булган. Бу турыда ТНВ каналы хәбәр итте.

Уфа үзәгендә исерек яшьләр төркеме берничә туристка һөҗүм итә. Дуслары исә бу вакыйганы видеога төшереп тора. Аннары кадрларны социаль челтәрләргә дә куялар.

Видеодан күренгәнчә, низаг Ленин урамында була.

Якынча белешмә буенча, Мисырдан килгән кешеләрнең берсе җитди имгәнгән. Чит ил кешеләрен якларга маташкан Уфа кешесе дә җитди зыян күргән, диелә бу хәбәрдә.

«Башинформ» агентлыгы Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга 20 июньдә булган. 

«Сугыш турында хәбәр теркәлде. Анда катнашучыларны Уфаның 9 нчы полиция бүлегенә китерделәр. Хәзерге вакытта тикшерү бара, шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк», — дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100