Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада Илдар Хәкимовның машинасын алып киткәннәр

Гүзәл Уразова машинаны штрафстоянкадан алырга килгәнне видеога төшергән.

news_top_970_100
Уфада Илдар Хәкимовның машинасын алып киткәннәр
Владимир Васильев

«Уфа күчтәнәче алып кайтып киләбез. Сез нинди күчтәнәчләр алып кайтканыгыз бар?» дип язган җырчы.

Нинди күчтәнәч икәнлеге видеоны карагач аңлашыла. Илдар белән Гүзәл машиналарын тыелган урында калдырган. Тимер атларын штрафстоянкага алып киткәннәр.

«Дуслар! Машинаны штрафстоянкага алып киткәннәр. Бетте баш», ди Гүзәл. «Әйдә тизрәк, эфирга соңга калабыз дип ашыктыра ире Илдар һәм юл кагыйдәләрен бозмаска өнди.

«Гүзәл, мин ничек төягәннәрен күрдем», дип язган бер виртуаль дуслары. Икенчесе «ник туктатмадыгыз соң» дигән.

«Сезгә язып куярга иде, бу Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов машинасы дип. Бәлки тимәсләр иде. Әммаа сезне белмәгән кеше дә булуы мөмкин. Бу уены-чыны бергә»;

«Иии җаныкайларым. Сезнең машинаны яттан белеп, сез чыгуга карын чистартып куясылар бар иде»;

«Шаяртып кына алып киткәннәрдер, җаным! Сезнең белән фотога төшеп, автограф аласылары килгәндер ЮХИДИ хезмәткәрләренең»;

«Сезнең белән очрашуның башка ысулын тапмаганнар», дип шаяртып комментарий калдырган инстачылар.

Кагыйдәләр һәркем өчен дә бер диючеләр дә комментарий калдырган:

«Бик дөрес эшләгәннәр»;

«Бу сезгә Казан түгел»;

«Бәй кагыйдәләрне бозмагыз инде»;

«Сезнең концертның бер пар билет хакы инде»;

«Андый күчтәнәч күп инде ул Башкортстаннан Татарстанга, Татарстаннан Башкортстанга»;

«Уфалар эшли».

Үз зарларын да язучылар табылган:

«Булгалый, борын төбеннән алып киттеләр, 2 бала үкереп елаганга да карап тормыйлар»;

«Уфада шулай булыр инде. 2 айлык бала белән без дә машинаны Уфа буйлап эзләдек».

«Бу авыр машинаны ничек төяделәр икән», дип аптыраган берәү.

«Шаккатам халыкка, алып киткәннәр. Ярар, нигә шуңа шатланып утырасыз? Аңламыйм.Алар үзләре дә аңлаган бит инде дөрес эшләмәгәннәрен. Сезнең кесәгә кереп акча алмаганнар бит, үзләре түләгәннәр штрафын. Гүзәл белән Илдарга сабак булган. Сезгә, шатланучыларга сөяк чәйнәргә, тик тыгыла күрмәгез», дип төпле фикер язган бер виртуаль дуслары.

Гүзәлнең яңа прическасын да игътибарсыз калдырмаганнар. Кемнәрдер ошаткан, ә ошатмаучылар «олыгайта» дип язган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100