Уфада хулиганнар боз шәһәрчеген җимергәннәр - фото
Җимерелгән тау һәм сыннарны биредә яшәүчеләр 1 гыйнвар көнне күрәләр.
Шул рәвешле, җинаятьчеләр бәйрәм ялларында балаларны уен мәйданчыгыннан мәхрүм иткәннәр, дип яза Башинформ.
Хәзерге көндә хокук саклау органнары протокол төзеп, бу эшне тикшерү белән шөгыльләнәләр . Гаепләнүчеләрне җәзага тартачаклар. Закон буенча, җәмәгать урыннарындагы милекне бозган өчен штраф суммасы 40 мең сумга кадәр җитә. Хокук бозучыларга 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, 2 елга кадәр холык төзәтү эшләре яки 3 айга кадәр арест каралган.