Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада хоккейчы, өч бала әтисен вәхшиләрчә үтерүчеләрне хөкем иттеләр

Владимир Данилов шәһәр саунасында ял итүче ике кеше белән талаша.

news_top_970_100
Уфада хоккейчы, өч бала әтисен вәхшиләрчә үтерүчеләрне хөкем иттеләр

Башкортстанның Уфа шәһәре суды Раил Шәймәрданов һәм Федор Гишянга карата «Алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше буенча карар чыгарды. Аларны Төнге хоккей лигасы уенчысы һәм өч бала атасы Владимир Даниловны үтергәнче кыйнау өчен ике елга каты режимлы колониягә озаттылар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Владимир Данилов шәһәр саунасында ял итүче ике кеше белән талаша. Бу вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Данилов дусты белән урамга чыгып китә, алар такси көтеп тора. Шул чакта аңа Шәймәрданов һәм Гишян һөҗүм итә. Алар Даниловны камералардан читкә сөйрәп алып китә, шунда кыйныйлар. Өч бала атасы үлеменең рәсми сәбәбе — йөрәктә ишемия авыруы. Нәкъ менә шуңа күрә җинаять эшенең квалификациясен үзгәрткәннәр.

Хәзер Даниловның туганнары суд карарына шикаять белдерәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100