news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада фаҗигале һәлак булган 13 яшьлек малай белән хушлаштылар

news_top

Уфада фаҗигале һәлак булган 13 яшьлек малайны соңгы юлга озаттылар. Үсмер баланы, 2 ай эзләгәннән соң, Агыйдел елгасы ярында, Җиңү паркы янында таптылар. «Башинформ»га билгеле булганча, бүген Свято-Сергиев чиркәвендә баланы соңгы юлга озатканнар.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, психотерапия үзәге белгечләре укучы баланың туганнарына ярдәм иткән. Балаларны эзли башлауның беренче көненнән үк, үзәк психологлары гаиләләр янында булган, тиешле бөтен ярдәмне дә күрсәткән. Алар бүген малайны соңгы юлга озатуда да катнашкан.

«Психологик ярдәм күрсәтәбез. Әти-әниләргә, хисләрен җиңәр өчен, психологлар һәм психотерапевтлар алар белән йомшак кына элемтә урнаштыра, алар куркулары, уй-фикерләре белән уртаклаша ала. Беренче чиратта, психолог бу бәхетсезлектә үз-үзеңне гаепләүне юкка чыгару буенча эшли», – дип сөйләгән республика психотерапия үзәге баш табибы Наталья Тулбаева.

Баштарак «Башинформ», Уфада коткаручылар хәбәрсез югалган 14 яшьлек Дамир Адигамовны эзләүне дәвам итә, дип язган иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 май 2024
    Исемсез
    Эти Эниенэ Сабырлык бирсен Ходаем!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар