Уфада фаҗигале һәлак булган яшь фельдшерны өйдә кәләше көтеп калган булган
Ковид-госпитальдән кайтып килә торган ашыгыч ярдәме машинасы юлы кырыенда тукталган «Камаз» га барып бәрелгәч, ике кеше үлде.
18 августта иртән-иртүк М5 «Урал» трассасында ашыгыч ярдәм машинасы туктап торган «Камаз»га барып бәрелә. Уфа янындагы юлда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче һәм салонда баручы яшь фельдшер һәлак була. Табиблар авыру кешене ковид-госпитальгә илткән һәм әйләнеп кайтып килүләре булган.
Мәрхүм фельдшер Иглин авылында яшәүче 26 яшьлек Дамир була. Ул медицина көллиятен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән һәм Башкортстан дәүләт медицина университетына укырга кергән. Тәҗрибә туплау өчен, Дамир ашыгыч ярдәмдә эшләгән. Аны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Иглин авылы ашыгыч ярдәм бригадасына, аерым алганда Дамир Х. га зур рәхмәт белдерәм. 8 гыйнварда иремә йөрәк өянәге булды, ашыгыч ярдәм бик тиз килде, тиешле манипуляцияләрне башкардылар һәм ашыгыч рәвештә Уфага алып киттеләр. Аңа операция ясадылар. Шундый җаваплы табиблар булуы бик яхшы», — дип рәхмәт язганнар Дамир исеменә.
Дамирның яшь кәләше тол калган. Алар бергә университетта укыган, бер ел элек никах укытканнар. Чын табиблар булырга хыялланганнар, туйга ясарга ниятләгәннәр.
«Җаным минем. Бик яратам. Таянычым минем. Дустым, яклаучым, сөйгәнем минем. Безне язмыш очраштырды. Синең булуыңа рәхмәтлемен», — дип язган булган Илвина.
Хәзер туганнары Дамирны җирләргә әзерләнә. Алар әле Дамир булмауга ышана алмый.
«Камаз» машинасының тәгәрмәченең тыны беткән. Йөртүче шуны төзәтергә дип юл кырыена тукталган булган.
«Олы Теләк ягына таба бар идем. Уртадагы тәгәрмәч җибәрде. Юл кырыена бастым, авария сигналын кабыздым. Юл билгесе чыгарып куйдым. Запас тәгәрмәчне алдым, искесен сүтә башладым. Ул бик каты кысылган булып чыкты, үзем бора алмагач, кабинага кереп утырдым. Җитәкчегә шалтыраттым. Биш минут чамасы узгач, арттан ашыгыч ярдәме килеп бәрелде», — дип сөйли «Камаз» йөртүчесе.
Ашыгыч ярдәм йөртүчесе 56 яшьлек Михаил М. төнге сменадан соң арыган булган, игътибарын югалткан, дигән мәгълүмат та бар.
Хәзер авария сәбәпләрен полиция ачыклый.