Узган ел хезмәттәшен үтерүдә гаепләнгән ир-атны тикшерү изоляторына озатканнар. Ул – сак агентлыгының элеккеге хезмәткәре. Бу хакта «Башинформ» яза.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтләрендә хәбәр итүләренчә, узган елның 23 декабрендә хокук саклау органнарына Уфаның Калинин районы бакчачылык ширкәтендә кеше башы сөяге табылу турында хәбәр килгән. Аны эт табып, хуҗасына алып кайткан. Суд-медицина экспертизасыннан соң, үлем криминаль характерда булырга мөмкин, дигән нәтиҗә чыгарганнар.
Сөяк табылган районда кинологлар җәлеп ителеп эзләүләр оештырылган, тәртип сакчылары скелетның өстәмә фрагментларын, сак агентлыгы шевроны белән кием һәм Свердловск өлкәсендә яшәүче 61 яшьлек кешенең паспортын тапканнар. Алга таба тикшерү эшләре, оператив-эзләү чаралары һәм эксперт тикшеренүләре уздырып, ир-атның шәхесе расланган, шулай ук үтерүгә катнашы булган кешене ачыклаганнар.
Тикшерү версиясе буенча, сак агентлыгында эшләгән ир-атлар вакытлыча бакча йортында яшәгән. 2024 елның октябрендә табын артында утырганда, алар арасында низаг килеп чыккан: Кыйгы районында яшәүче 56 яшьлек кеше коллегасының башына металл кисәү белән суккан. Аннары яраланган ир-ат торактан чыгып киткән, аңын югалткан һәм урманда үлгән.
Үтерүче гаебен таныган. Ир-атны тикшерү изоляторына урнаштырганнар, диелә хәбәрдә.