news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Боинг-737 самолеты экстрен рәвештә Уфа аэропортына төшәргә мәҗбүр булган

news_top
Боинг-737 самолеты экстрен рәвештә Уфа аэропортына төшәргә мәҗбүр булган
https://pixabay.com/

Уфада Боинг-737 самолеты экстрен рәвештә туктарга мәҗбүр булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

30 апрельдә бу самолет «Мәскәү-Ереван» маршруты буенча очкан. Самолетның сул яктагы генераторы эшләүдән туктаган. Шул сәбәпле Уфа аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Aviaincident телеграм-каналы белешмәсе буенча, самолет җирле вакыт белән 16.49 сәгатьтә уңышлы гына утыра алган.

Самолеттагы 127 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы барысы да исән-сау, борттагы кешеләргә зыян килмәгән, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар