Уфада экстремаллар ун катлы ике йорт арасында тарттырылган канат аша йөргән - куркыныч видео
Уфада экстремаллар ун катлы ике йорт арасында тарттырылган канат аша йөргән - куркыныч видео
Уфа шәһәрендә ун катлы ике йорт арасына канат тарттырганнар. Экстремал егетләр шул биеклектә ике йорт арасын канат аша йөреп узган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе видео күрсәтте.
Ролик авторы вакыйга 17 мартта Бакалы урамында булуын сөйли. Кадрлардан күренгәнчә, канат күп катлы ике йортның иң биек этажлары арасында тарттырылган. Шул канат буйлап ике егет йөри.
«Шәһәр уртасында нинди экстрим ди?!», «Карарга куркыныч», — дип язалар социаль челтәрләрдә.
Экстремаль «сәяхәттән» соң, егетләрне полиция тоткарлаган. Аларга аңлатма яздырганнар, диелгән бу хәбәрдә.