Уфада дүртенче каттан җәймәләргә тотынып төшәргә маташкан 87 яшьлек бабай үлгән
«Башинформ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, Уфаның Кольцевая урамындагы йортта яшәүче 87 яшьлек пенсионер җәймәләр бәйләп 4 нче каттан төшәргә булган. Тик куллары ычкынып киткән бабай егылып төшкән һәм һәлак булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, өлкән яшьтәге кеше даруларын вакытында эчмәгән һәм үзен начар хис иткән. Фатирдан чыгар өчен ачкычларны таба алмаганга күрә тәрәзәдән төшәргә булган.
Бәхетсезлек очрагын Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсендә расладылар.
«Тикшерү комитеты белгечләре пенсионер ир-атның үлеме шартларын ачыклый. Хәзерге вакытта фаҗига урыны каралды, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлар сораштырылды», – дип хәбәр иттеләр төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.