news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада чылбырда торган этне кыйнап, күзен чыгарганнар (видеокүзәтү кадрлары)

Оясында тыныч кына ята торган этне вәхшиләрчә имгәткәннәр.

news_top
Уфада чылбырда торган этне кыйнап, күзен чыгарганнар (видеокүзәтү кадрлары)

23 апрельдә Уфада бер ир-ат тыныч кына торган эткә һөҗүм иткән, аның күзләре чыгарлык итеп кыйнаган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Җинаятьне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге вәхшилек турында Уфада яшәүче Виталий сөйли. Ул кадрларны социаль челтәрләрдә тараткан һәм этне имгәтүчене эзли.

Виталий сүзләренчә, аның танышы сукбай этне коткарган, эше янында эт өчен оя эзләп тапкан. Эт тыныч, яхшы була, аны биредәге кешеләр дә ярата.

23 апрель төнендә эт оясында тыныч кына ята, ул чылбырда була. Шул чакта таныш булмаган ир-ат килә һәм этне кыйный башлый. Бу кеше этне ун минут кыйный, эт сукырая. Шулай да кыйнаучы тынычлана алмый, ул сукыр этне кыйнавын дәвам итә, таяк белән суга. Аннары ир-ат этне оясы белән бергә юлга чыгарып атмакчы була, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар