news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада өч бала анасы пластик операция ясатып, үлә язган

Хатын 50 килога ябыккач, пластика ясатырга булган.

news_top
Уфада өч бала анасы пластик операция ясатып, үлә язган

Уфада өч бала анасы ябыккан һәм корсагындагы артык тирене алып ташларга карар кылган. Хатын пластик операция ясатырга клиникага барган. Шунда ул чак кына үлми калган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте. 

Өч бала анасы 50 килога ябыга. Шуннан соң аның корсагындагы тиресе салынып кала. Хатын бөтен анализларны тапшыра һәм операция өстәленә ята. Ләкин пластика ясаганнан соң, икенче көнне хатынны реанимациягә күчерәләр.

«Анализлар начар булганга, кан басымы төшкәнгә, мине хастаханәдән чыгармадылар. Җитди өзлегү булырга мөмкин дип аңлаттылар», — дип сөйләгән бу хатын.

Өч тәүлектән соң хатынны өенә җибәргәннәр. Корсагы исә бик ямьсезләнгән. Екатеринаның корсагында зур җөй эзе калган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Өч бала анасы хокук саклау органнарына гариза язмаган әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар