Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада биш мең сум әҗәтне түләр өчен, ике үсмер 92 яшьлек әбине үтерергә маташкан

17 һәм 18 яшьлек ике егет алдан сөйләшеп, әбине үтерергә һәм аның акчасын урларга карар кыла.

news_top_970_100
Уфада биш мең сум әҗәтне түләр өчен, ике үсмер 92 яшьлек әбине үтерергә маташкан
https://pixabay.com

Уфаның Калинин районы буенча тикшерү бүлеге 17 һәм 18 яшьлек ике үсмергә карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Уфада яшәүче ике егет алдан килешеп, төркем белән үтерергә маташу, җинаять кылырга өндәү һәм аны башкаруда булышуда гаепләнә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, ике үсмер танышларыннан 5300 сум әҗәт алып тора. 2020 елның августында үсмерләрнең берсе икенчесенә 92 яшьлек әбине үтерергә һәм аның җыйган акчаларын урларга тәкъдим итә. Ул җинаять эзен яшерергә, әбинең оныгын өйдән чакырып чыгарырга тиеш була. Шулай итеп бу егетләр әҗәтне түләргә тели.

Үтерергә тиеш булган үсмер 13 августта кич белән әбинең өенә килә. Ул әбинең оныгы өйдә юк дип уйлый. Үсмер фатирга керә һәм әбинең муенына пычак кадый. Ләкин онык өйдә булып чыга һәм ул җинаятьтә гаепләнүчене тоткарлый. Әби ярдәмгә күршеләрен чакыра, күршеләр исә ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра.

Соңрак җинаятьченең ярдәмчесе дә тоткарлана, ул әбине үтерергә тиешле үсмердән шалтырату көтеп, өендә утырып торган.

Җинаятьтә шикләнелүчеләр гаебен таный. Җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарып, судка тапшырганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100