news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада берьюлы өч йорт янган - видео

Янгын башка йортларга күчү куркынычы булган.

news_top
Уфада берьюлы өч йорт янган - видео
https://pixabay.com

Узган төндә Уфада бик зур янгын булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Чкалов урамында 00.47 сәгатьтә бер йорт яна башлый, аннары ялкын башка өйләргә күчә. Шулай итеп биредә берьюлы өч йорт янган.

Коткаручылар килгәндә аларның барысын да ялкын чолгап алган инде. Әле тагын башка йортларга һәм корылмаларга да ут күчү куркынычы була.

200 квадрат метр мәйдандагы янгынны төнге 2.20 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Имгәнүче кешеләр юк.

«Янгын сүндерүдә 43 кеше, 14 берәмлек техника катнашты. Урында янгын сүндерү лабораториясе экспертлары эшли», — диелә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар