news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада бер кыз утыра торган машина өстенә түбәдән боз ишелеп төшкән

news_top
Уфада бер кыз утыра торган машина өстенә түбәдән боз ишелеп төшкән
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Уфада 21 декабрьдә машина өстенә боз ишелеп төшкән. Тикшерү башланган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 21 декабрьдә кич белән парковкада тора торган машина өстенә күп катлы йорт түбәсеннән боз ишелеп төшкән. Машина рулендә 24 яшьлек кыз булган. Аның башы имгәнгән, «ашыгыч ярдәм» хастаханәгә алып киткән.

«Гадәттән тыш хәл урынын карадылар, суд-мед экспертиза билгеләнде, ул сәламәтлеккә килгән зыян дәрәҗәсен ачыклаячак. Шаһитларны, коммуналь хезмәт җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен сораштыралар. Түбәдәге һәм йорт конструкцияләрендәге бозны һәм кар массаларын чистарту өчен җаваплы идарәче компания хезмәткәрләренең һәм фатир милекчеләренең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар