Уфада бер ир-ат хатыны белән бергә «тещасын» үтергән һәм урманга илтеп ташлаган
Уфада яшәүче 49 яшьлек ир-ат хатынының өлкән яшьтәге әнисен үтерүдә шикләнелә. Башкортстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 7 ноябрьдә Уфада яшәүче хатын-кыз 64 яшьлек әнисенең юкка чыгуы турында хәбәр итә. Аның сүзләренчә, әнисе 24 октябрьдә өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган. Бу хакта «Вся Башкирия» сайты яза.
2 атна дәвамында хокук сакчылары пенсионерны эзли, моңа волонтерларны җәлеп итәләр, тик эзләү нәтиҗә бирми. Шул вакытта тикшерүчеләр ханым чыгып киткән өйне карарга була.
Йортны караган вакытта, криминалистлар идәндә юылган, сизелер-сизелмәс кенә булып калган кан таплары таба. Бу «табылдыктан» соң югалган пенсионерның кызы барысын да сөйләргә мәҗбүр була. Аның сүзләренчә, 24 октябрь кичендә аның 49 яшьлек ире «тещасы» белән сүзгә килә, шуннан сугышып китәләр. Ярсыган ир-ат өлкән яшьтәге хатынның башына берничә мәртәбә суга, ә соңыннан пычак белән муенын кисә. Бу яралардан хатын-кыз урында ук вафат була.
Аның мәете берничә көн өйдә ята. Соңыннан ир белән хатын аннан котылырга уйлый. Ир-ат «тещасының» мәетен Благовещен районындагы урманга илтеп ташлый, аны ботаклар белән каплый. Өенә кайткач, кан эзләрен әйбәтләп юа. Ә хатыны исә, тикшерүне бутар өчен, әнисенең югалуы турында берничә көн узгач кына хәбәр итәргә тиеш була.
Хәзерге вакытта үтерүдә шикләнелгән ир-ат кулга алынган, аңа суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Җинаятьтә катнашкан хатынга карата әлегә бернинди чара да күрелмәгән, тик җинаять турында мәгълүматны яшерү дә җитди хокук бозу булып санала.