Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада бер ир-ат хатынының элекке ирен үтереп, күмеп куйган

Өчесе дә бер түбә астында яшәгән өйдәшләр арасында җитди низаг чыккан булган.

news_top_970_100
Уфада бер ир-ат хатынының элекке ирен үтереп,  күмеп куйган
pixabay.com/ru

Уфа шәһәре полициясенә бер ир шалтыратып, әтисе югалу турында хәбәр итә. Тикшерүчеләр югалган кешенең фатирын карагач, криминаль характердагы бернинди дә шикле әйбер тапмаган. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Туганнары хокук сакчыларына ирнең еш кына өйдән чыгып китеп, озак кына югалып йөрүе турында да сөйли. Югалу турында озак хәбәр итми торуларының сәбәбен дә шуның белән бәйләп аңлата алар.

Кеше югалу факты буенча эзләү эше башлаган полиция хезмәткәрләре, иң элек туганнарыннан сораштыру үткәрә, өйне һәм хуҗалык тирәсен карап чыга, шулай ук кайсы көнне югалганын ачыклый һәм ул көнне өйдә ни булганын җентекләп сораша.

Әңгәмә барышында югалган ир-атның әлеге өйдә яшәүче хатынның беренче ире булуы ачыклана. Шуның өстенә биредә хатынның хәзерге өйдәше дә яшәгәнлеге билгеле була. Әлбәттә инде, бер түбә астында яшәүче көндәшләр арасындагы мөнәсәбәт бик кискен була. Өйдә көн саен диярлек гауга, шау-шу чыга.

Шундый низагларның берсендә ике ир кычкырышып кына калмый, сугышырга ук тотына. Шул вакыт яшь ир югалган ирне кыйный башлый. Авыр дәрәҗәдә тән җәрәхәте ясалудан пенсионер ир үлә.

Кызган баштан төзәлмәслек хата ясаганлыгын белеп алган ир, озак уйлап тормастан, мәетне шәһәр читенә алып чыгып китә, шунда аулак җир табып, күмеп тә куя.

Тикшерү барышында әлеге гамәлен яшереп калырга намусы кушмаган ир, хокук сакчыларына барысын да сөйләп бирә. Хәзерге вакытта саксызлык күрсәтеп кеше үтерүдә гаепләнүчегә карата җинаять эше ачылган, ул сак астына алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100