news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада баланы сукбай этләр талап үтергән дигән ялган хәбәр таралды

Журналистларга ялган хәбәр ясап таратмаска киңәш итәләр.

news_top
Уфада баланы сукбай этләр талап үтергән дигән ялган хәбәр таралды
https://pixabay.com/

Уфаның Орджоникидзе районында 14 яшьлек малайны этләр талап үтергән дигән хәбәр таралган иде. Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе әлеге мәгълүматны кире какты. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Биредәге матбугат чаралары малайны сукбай этләр талап үтергән дип язды. Имеш, малайның мәетен тимер юл буенда тапканнар.

«Әлеге мәгълүмат расланмады. Шәһәрнең экстрен хезмәтләрендә бу хакта белешмә юк. Журналистларга фейк яңалык ясамаска, ялган хәбәр таратмаска киңәш ителә. Мондый мәгълүмат экстрен хезмәтләрдән рәсми белешмә белән расланган булырга тиеш», диелә әлеге хәбәрдә.

2014 елда Уфаның Черниковка шәһәрендә сукбай этләр һөҗүм иткәннән соң, бала һәлак булган. Бу очракта сукбай этләрнең корбаны ун яшьлек малай булган иде, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар