Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада балалар тудыру йортында бер төндә ике сабый үлгән

«Сау-сәламәт хатыным тудырган бала берничә сәгатьтән үлүне аңлый алмыйм», — ди әти кеше.

news_top_970_100
Уфада балалар тудыру йортында бер төндә ике сабый үлгән
https://pixabay.com

2 гыйнварга каршы төндә Уфадагы 4 нче номерлы балалар тудыру йортында яңа туган ике сабый вафат булган. Бу турыда мәрхүм баланың атасы Азат К. «Честно говоря» хәбәрчесенә сөйләгән. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

«1 гыйнвар иртәсендә Уфадагы 4 нче бала тудыру йортында туган сабый икенче көнне үлде, ул 18 сәгать яшәде. Без карават әзерләгән идек инде, 1 гыйнварда бәйрәм иттек, 2 гыйнварда кайгы килде. Минем сау-сәламәт хатыным тудырган бала берничә сәгатьтән үлүне аңлый алмыйм», — ди әти кеше.

Аның сүзләренчә, бу төнне тагын бер бала үлгән. Күгәрчен районыннан килгән Анастасия исемле хатын да баласын 4 нче бала тудыру йортында тапкан булган.

«Мин кесарев кисеме ясарга сораган идем, тик табиблар үземә таптырды. Минем эчемә бастылар, яңа туган баламны аппаратка тоташтырдылар. Өч көннән аны сүндерделәр, кызым үлде, диделәр. Минемчә, алар сабыйның гомере өчен көрәшмәде», — ди бу хатын.

«Башинформ» агентлыгы рәсми белешмә сорап, хокук саклаучыларга һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Әлегә җавап турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100