Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада бала тапкан хатын-кызларны коридорда яткырганнар

Уфада бала тапкан хатын-кызларны коридорда яткырганнар

news_top_970_100
Уфада бала тапкан хатын-кызларны коридорда яткырганнар
Уфада Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасының бала тудыру йортында бала тапкан хатыннарны коридорда яткырып торганнар. Бу урыннар җитмәү белән бәйле, дип аңлаткан бала тудыру йорты җитәкчелеге. Моңа карамастан, медицина хезмәте сыйфатына бу йогынты ясамый, дип тә искәртелгән. Бу хәбәрне РИА Новости яза.

"Бала тапкан хатыннарны коридорда тоту - вакытлыча проблема, чөнки Башкортстан республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты әлеге вакытта санитар чистартуга ябылган. Шуңа безгә юллана торган катлаулы пациенткалар саны кисәк артты. Әмма көн саен кемне дә булса чыгарып торабыз, урыннар бушауга пациенткалар коридордан палатага күчерелә", - дигән баш табиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ольга Ефремова.

Клиника җитәкчелеге бала тудыру йорты пациенткаларыннан гафу үтенә һәм аларның башка клиниканы сайлау хокукы булуын искәртә. "Коридорда яту медицина хезмәте сыйфатына йогынты ясамый. Сыйфатны тикшерү өчен, клиника персоналын күзәтеп торучы аудио һәм видеоҗиһазлар урнаштырылган", - дигәннәр клиникада.

Уфада бала тудыру йортына коридорда ятучы ханымнар булуын җәмәгатьчелеккә Уфада яшәүче Евгения Радченко хәбәр иткән иде. Ханымны "сохранение"гә яткырганнар һәм, палата урынына, коридорда урындыкка утырып торырга тәкъдим иткәннәр. Радченко хастаханәдән киткән, әмма төнлә хәле начарлангач, кире кайткан. Ул табибларның үзен тануларын, әмма аны бер сәгатьләп кабул итмәүләрен әйткән. Шуннан соң ханымның ире "кайнар линия"гә һәм баш табибның кабул итү бүлмәсенә шалтыраткан. Шуннан соң ханымны коридорга урнаштырганнар, әмма "коридорда ятасы турында кисәтелде" дигән расписка тоттырганнар. Шул документ фотосын Радченко үзенең Facebook аккаунтында күрсәтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100