Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада әти кеше ике нәни улын үтергән фаҗига турында: «Канга баткан күршем килеп керде»

news_top_970_100
Уфада әти кеше ике нәни улын үтергән фаҗига турында: «Канга баткан күршем килеп керде»
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru/

3 февраль иртәсендә Уфада яшәүче күп балалы гаиләдә фаҗига була. Әти кеше 2 улын үтерә. Күршеләрдән ярдәм сорап ялваручы хатынга ишекне бер кеше генә ача. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Моңа кадәр агентлык хәбәр иткәнчә, 41 яшьлек ир-ат 2 улын үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Аның 33 яшьлек хатыны белән 10 яшьлек кызы исән кала.

Якынча белешмә буенча, Ишембай шәһәрендә туып-үскән ир-ат 3 февральдә иртән-иртүк аек хәлдә улларының берсенә сәбәпсез килеш ташлана. Бала кычкырган тавышка әни кеше уяна, ул ирен туктатмакчы була, ләкин ир хатынын буа башлый. Хатын ычкынып, кызын ияртә һәм фатирдан чыгып китә, ярдәм сорап ялвара, күршеләренә шакый.

«Ачыгыз зинһар, иремә начар», – бу сүзләрне домофон камерасы яздырып ала, шунда ук кыз баланың ачыргаланып кычкырганы ишетелә.

Аларга бер күрше генә ишек ача. Хатын күрше иреннән ярдәм сорый, үзенең ире белән сөйләшеп карауны үтенә.

«Ул башта домофонга шалтыратты. Безгә канга баткан килеш килеп керде, курыккан иде. Кызы елый. «Ул улымны үтерде», – диде. Алар өскә менде, ире ишекне ачмады, ишекне коткаручылар ватып ачты. Аннары кертмәделәр инде, берни әйтә алмыйм. Ул миңа башка ишекләргә дә шакуын, беркем ачмавын әйтте. Ул бер сыйныфта укыганыбызны искә төшергәндер, бәлки, безгә – икенче катка йөгереп килеп җиткәннәрдер. Без шок хәлендә, төш кебек», – ди күрше хатын.

Коткаручылар ишекне ватып ача, өйдә 7 һәм 13 яшьлек малайлар һәм аларның атасының мәете була. Балалар пычак белән яраланган.

«Аларның фатирында тавыш изоляциясе яхшы ясалган, ләкин бүген тавышны ачык ишеттем, кемнедер идәнгә бәргән кебек иде. Аннары балалар, хатын кычкырды, аннары тынлык, аннары озак итеп ишеккә шакыдылар», – ди тагын бер күрше хатын.

«Башинформ» ачыклаганча, 41 яшьлек ир-ат Ишембайда туып-үскән, «Нефтеавтоматика» компаниясендә инженер булып эшли. Психатрда хисапта тормый. Хатыны белән өч бала – 7 һәм 13 яшьлек малайлар, 10 яшьлек кыз үстерә.

«Гаилә яхшы, бернинди начар әйбер дә күргәнем булмады. Якыннан аралашмадык, урамда исәнләшә идек. Исереп йөргәнен дә күрмәдем. Балаларыбыз бер сыйныфта укый. Кызлары отличница, беренче урыннар ала, тренировкаларга йөри. Балаларны мәктәптән ире каршы алды, озатып куйды, тау шуарга йөриләр иде. Уллары турында берни дә сөйли алмыйм», – ди ярдәмгә килгән күрше хатын.

Бер версия буенча, соңгы вакытта ир-ат депрессиядә булган, эшендә борчулар килеп чыккан. Отпускка кадәр ачык дата белән эштән китү турында гариза язган, дигән сүзләр дә йөри.

«Мин эштә борчулар булган, дип аңладым. Ул акча өчен борчылган, гаиләне ничек ашатам, дип уйлаган. Бик борчылгандыр инде. Хатыны эшкә чыгарга әзер булуын әйтеп, тынычландырырга тырышкан. Әти-әниләре дә яхшы, ярдәм итә алалар. Кеше бик борчылган инде», – ди күрше хатын.

Психологик экспертизалар билгеләнгән, җинаять эше ачылган. Прокуратура да тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100