news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнап ташлаганнар

Полиция тикшерү эшләре башлаган.

news_top
Уфада ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнап ташлаганнар

Кичә кич белән Уфада бер ир-ат ашыгыч ярдәм хезмәткәренә һөҗүм иткән һәм аны имгәткән. Бу турыда шәһәр хастаханәсеннән полициягә әйткәннәр. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, табиблар бригадасы Пекин урамындагы йортка чакыру буенча килә. Табиблар өлкән яшьтәге хатынга ярдәм күрсәткән чакта, аның 35 яшьлек улы талаша башлый.

«Урынга килгән полиция хезмәткәрләре талаш китереп чыгаручыны тоткарлады һәм полиция бүлегенә алып килде. Тән җәрәхәтләре ясау факты буенча тикшерү башланды, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар