Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада абыйлы-сеңелле ике бала югалган

Эзләүчеләр балаларга медицина ярдәме кирәк булуын хәбәр итә.

news_top_970_100
Уфада абыйлы-сеңелле ике бала югалган
https://pixabay.com

Уфада 14 яшьлек Йосыф белән 12 яшьлек Нурия Климовлар 10 декабрьдә югалган. Балалар мәктәптә өйгә кайтмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Лиза Алерт. Башкортсотан» волонтерлары балаларга медицина ярдәме кирәк булуын хәбәр итә.

«Балаларның ата-анасы полициягә мөрәҗәгать итте. Балигъ булмаган балалар элемтәгә чыга. Якынча белешмә буенча, алар Уфа территориясендә. Хәзер эзләү бара», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Йосыфның буе 152 см, ул уртача гәүдәле, кара бөдрә чәчле, күзләре караңгы-коңгырт. Бала зәңгәр пуховик, зәңгәр джинс чалбар, караңгы зәңгәр төсле күлмәк, кара күн аяк киеме, помпонлы зәңгәр башлык кигән.

Нуриянең буе 164 см, ул чандыр гәүдәле, көрән-соры чәчле, көрән күзле. Бала озын кызыл пуховик, зәңгәр гамаш, кара сарафан, кара биек аяк киме, ялтыравыклы зәңгәр башлык кигән. 

Балалар турында мәгълүматы булган кешеләр 8-800-700-54-52 яки 112 номерына шалтырата ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100