news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада 83 яшьлек карт чокырга егылып төшкән

Уфа коткаручылары чокырга төшкән 83 яшьлек пенсионерны тартып чыгарганнар. Бу хәл сишәмбе көнне булган.

news_top
Уфада 83 яшьлек карт чокырга егылып төшкән
Коткару хезмәтендә "Башинформ" агентлыгына хәбәр иткәнчә, Уфада яшәүче 83 яшьлек пенсионер электричкадан өенә кайтканда юлны кыскартырга уйлаган. Ул койма аркылы чыга һәм төрле чүпләр, агачлар һәм ботаклар өелеп торган ташландык участокка эләгә. Шуңа да карамастан ир-ат юлын дәвам иткән, ләкин абынып киткән һәм чокырга егылып төшкән. Аннан ул үзе генә чыга алмаган.

Коткаручылар зыян күрүче янына альпинистик җайланмалар һәм баскычлар ярдәмендә төшкән. Ир-атка беренче ярдәм күрсәтелгән һәм аны ашыгыч ярдәм машинасына алып барганнар. Егылу нәтиҗәсендә ир кулын сыныдырган дип фаразлыйлар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар