Уфада 8 яшьлек Ян Головин югалган. «БаРС» (БашРегионСпас) белешмәсе буенча, 2014 елда туган малай 12 апрельдә, бүген, өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Малайның буе 130 см, чандыр гәүдәле, саргылт чәчле, күзләр коңгырт төсле.
Аклы-зәңгәрле куртка, ак күлмәк, караңгы төстә кофта, караңгы төстә чалбар, ачык-соры кроссовки, башлык кигән.
Бала турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8937-3-102-112 яки 112.
Эзләшү өчен волонтерлар кирәк, диелә хәбәрдә.