Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада 6 яшьлек сеңлесен көчләүдә гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмерне кулга алганнар

Кайбер мәгълүматлар буенча, егет элек психиатрда исәптә торган булган.

news_top_970_100
Уфада 6 яшьлек сеңлесен көчләүдә гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмерне кулга алганнар
Уфада 6 яшьлек сеңлесен көчләүдә гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы яза.

Яшүсмерне көчләүдә гаепләп, әнисе гариза яза. Ана кеше берничә минутка гына кызын калдырып торган: шул вакытта олы абыйсы сеңлесенә ташланган. Аннан соң үсмер өеннән чыгып качкан. Иглин районы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы аны эзләргә чыга. 15 июль көнне велосипедтагы яшүсмерне Башкортстанның башкаласында кулга алалар.
 
Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 14 яшьлек гаепләнүче хәзерге вакытта Республика психиатрия хастаханәсендә, аны белгечләр тикшерә. Кайбер мәгълүматлар буенча, егет элек психиатрда исәптә торган булган.
 
РФ ҖК ның “Көчләү” 131 маддәсенең 1 бүлегендә каралган авыр җинаять өчен өч елдан алты елга кадәр иректән мәхрүм итү 
каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100