news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада 58 яшьлек хатын бала тапкан

Бу хатын ЭКО ярдәмендә балага узган, дип фаразлыйлар.

news_top
Уфада 58 яшьлек хатын бала тапкан
https://pixabay.com

Башкортстан Республика перинаталь үзәгендә 58 яшьлек хатын бала тудырган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хәзерге вакытта әнинең дә, нарасыйның да хәле яхшы. Якын арада аларны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр, дигән агентлыкның үз чыганагы.

Расланмаган белешмә буенча, бу хатын ЭКО ярдәмендә балага узган. Бу яшьтә бушлай ЭКО каралмаган, 45 яшьтән узганнар үз акчаларына гына процедураларга бара ала. Перинаталь үзәк табиблары әйтүенчә, бу яшьтә балага узу донор күкәй күзәнәкләр кулланганда гына мөмкин. Дөрес, хатын-кызлар яшь чакта үз күкәй күзәнәкләрен саклауга куярга һәм, әйтик, илле яшьтән соң аларны кулланырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар