Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада 22 яшьлек кыз 12 миллионлык зәркән эшләнмәләре урлаган

news_top_970_100

Дзержинск шәһәрендә яшәүче хатын-кызга карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Аны 12 миллион сумлык зәркән эшләнмәләр урлауда гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

2022 елның 20 ноябрендә Уфадагы сәүдә үзәкләренең берсендәге ювелир салоныннан 12 миллион сумлык эшләнмәләрне урлыйлар. Видеокамера язмаларын карагач, әлеге эшкә Дзержинск шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек кыз катнашы булуы ачыклана. Тикшерүчеләр аның әйберләрне урлап Түбән Новгород өлкәсенә китүен ачыклый, аны шунда табалар, диелә хәбәрдә.

Уфа буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе белешмәсе буенча, җинаять эшен былтыр ноябрьдә ачканнар. Гаепләнүче хатын-кыз ювелир үзәгендә эшли. Тикшерү версиясе буенча, ул эш эзләү турында игълан бирә. Аны Екатеринбургта консалтинг үзәгенә эшкә чакыралар. Биредә ул «имеш, шушы оешманы җитәкли торган ир-ат» белән таныша. Укытканнан соң, бу кызны Уфага җибәрәләр һәм ювелир салонына сатучы итеп урнаштыралар.

Шушы салонда эшләгән чакта, әлеге хатын-кыз «консалтинг фирмасына» кибетнең эше, ассортимент, товар алмашы һәм башкалар турында белешмә җибәреп тора. Аннары «имеш, җитәкче» булган ир-ат әлеге кызга зәркән эшләнмәләрен кибеттән алып, үзенә алып килеп бирергә куша. Кыз бизәнү әйберләрен Чиләбе өлкәсе территориясенә алып барып, «имеш, җитәкчегә» бирә. Аннары Дзержинск шәһәренә килә һәм полициягә барып барысын да сөйли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100