Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада 21 яшьлек егетнең сеңлесен үтерүе турында яңа мәгълүматлар билгеле булды

news_top_970_100
Уфада 21 яшьлек егетнең сеңлесен үтерүе турында яңа мәгълүматлар билгеле булды

Уфада 14 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелгән егетнең кулга алынуы турында хәбәр иткән идек. gorobzor.ru сайты тикшерү вакытында ачыкланган фактлар турында яза.

Бүген Орджоникидзе районы суды аны 2 айга тикшерү изоляторына ябу турында карар чыгарды.

Якынча мәгълүматларга караганда, кызны үтерүдә шикләнелгән абыйсы – 21 яшьлек егет (төрле аталардан туганнар) наркотиклар кулланган һәм аларны сату белән шөгыльләнгән. Ул төнне дә егет айнык булмаган. Сеңлесе душтан чыккач, ул аңа бәйләнә башлый һәм диванга ега. Кыз аннан котылырга тели, ә егет аны буа башлый. Кызның әнисе бу вакытта күрше бүлмәдә йоклап яткан була.

Фото: © Башкортстан Республикасы Тикшерү комитеты

Кызны үтергәннән соң, егет кызның мәетен алып чыгып китә һәм әнисенең машина багажнигына яшерә. Шуннан соң, кача һәм Ушаков урамындагы күпкатлы йортның чормасында яшеренеп ята.

Иртән әнисе кызының мәетен машинасында таба һәм аны өйгә алып керә. Соңыннан полиция чакырта. Үтерү факты буенча җинаять эше ачылган. Егет сеңлесен үтергәч көчләгән, дип шикләнәләр.

UFA1.RU сайты язуынча, беренчел сораштыруларда егет сеңлесен көчләгәнен, шуның өчен үтергәнен әйткән. «Беркемгә дә сөйләмәсен өчен үтердем», – дигән сүзләрен китерә сайт.

Суд-медицина экспертизасы кызны үги абыйсы көчләгәнме-юкмы икәнен күрсәтәчәк. Шикләнелүче егетне кулга алганнар, хәзер ул изоляторда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100