Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Симерү дип уйлаган: Уфада 200 кг авырлыктагы ир-атның касыгыннан 20 кг лы шеш алганнар

news_top_970_100

Уфада яшәүче ир-атның касыгына үскән гигант шешне алганнар. Бу хакта «Mash Batash» Телеграм-каналына сылтама белән «Московский комсомолец» сайты яза.

Фото: © Mash Batash Телеграм-каналы

Пациентның гәүдә авырлыгы 200 килограмм булган. Корсагы бик зур булгач, ул шешне күрмәгән. Инде юньләп йөри алмый башлагач кына ир хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

Табиблар аны карый, тикшерә һәм касык өлешендә фиброма булуын ачыклый. Бу шеш 20 килограмм чамасы авырлыкта һәм үлекли башлаган була.

Фото: © Mash Batash Телеграм-каналы

Ир-атка операция ясап, шешен алганнар. Хәзер инде аның хәле яхшы, өенә чыгарганнар.

Фото: © Mash Batash Телеграм-каналы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100