news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада 17 яшьлек маугли-малай табылган

Бала мәктәптә укымаган, урамга чыгып йөрмәгән, кешеләр белән аралашмаган, әнисе үлгәч ялгыз калган.

news_top
Уфада 17 яшьлек маугли-малай табылган
https://pixabay.com/

Уфада полиция хезмәткәрләре 17 яшьлек маугли-малай тапкан. Үсмернең сукбай булуы ачыкланган. Хәзер баланы социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Малайның документлары булмау сәбәпле, социаль хезмәткәрләр судка мөрәҗәгать итә. Аның төгәл яшен һәм туган көнен экспертлар ачыклый.

Үсмер бала үзе сөйләгәнчә, ул әнисе белән Уфада яшәгән. Аннары анасы вафат буган. Ул мәктәптә укымаган, урамга чыгып йөрмәгән, кешеләр белән аралашмаган. Малай үзенә ничә яшь булуын белми, туган көне 7 июльдә дип әйтә.

Экспертиза балага 17 яшь булуын ачыклый. Аралашу һәм психик үсеше буенча ул бу яшькә туры килми, иң күңелсезе — бала кешеләр арасына чыгарга әзер түгел, дип саный экспертлар.

Орджоникидзе район суды хәбәр иткәнчә, законда баланың яшен билгеләү тәртибе язылган. Әгәр балигъ булмаган баланың яше билгеле булмаса, экспертлар ачыклаган елның соңгы көне аның туган көне булып санала. Шулай итеп, суд карары белән бу баланың туган көне дип 2001 елның 31 декабре теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар