Уфа шәһәрендәге көллиятләрнең берсендә укучы 16 яшьлек яшүсмергә билгесез ир-ат һөҗүм иткән. Ир-ат үсмерне башта талаган, аннары подъездга алып кереп көчләгән. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.
Вакыйга 11 апрельдә кичке якта Урман техникумы урамында була. Телеканал бу хәбәрне хокук саклау органнарындагы үз чыганагыннан белгән. Зыян күргән яшүсмер сүзләренчә, һөҗүм иткән ир-ат аның телефонын һәм акчасын алып киткән.
Хәзерге вакытта тикшерү бара, вакыйганың ничек булганын тикшерүчеләр ачыклый.