news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада 13 яшьлек кызны сукбай этләр чирүе талап үтерә язган

Көндез шугалакка барырга чыккан бала имгәнгән.

news_top
Уфада 13 яшьлек кызны сукбай этләр чирүе талап үтерә язган
https://pixabay.com

Уфаның Калинин районы прокуратурасы 13 яшьлек баланы сукбай этләр талау фактын тикшерә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратураның якынча белешмәсе буенча, 19 декабрьдә көндез кыз бала шугалакка барырга чыга. Юлда аңа сукбай этләр чирүе ташлана. Баланың башын, гәүдәсен һәм аяк-кулларын этләр тешләп яралый. Баланы узып баручы ир-ат коткара, ул ашыгыч ярдәм чакыра. 

Кызның анасы сүзләренчә, бала шугалакка барырга чыга, ләкин аяк-куллары, күз кабагы имгәнеп хастаханәгә эләгә. Хәзер аңа котыруга каршы профилактика курсы узарга кирәк була. Әни кеше сүзләренчә, бу тирәдә балалар курка торган этләр бик күп.

Тикшерү барышында җирле үзидарә, сукбай этләрне тотучы оешмалар эшчәнлегенә бәя биреләчәк.

Тикшерү комитеты «ваемсызлык» маддәсе буенча тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар