news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада 12 яшьлек баланы көчләгәннәр

Уфада 12 яшьлек баланы көчләгәннәр

news_top
Уфада 12 яшьлек баланы көчләгәннәр
Уфада 12 яшьлек кыз баланы көчләгән ир-атны эзлиләр. Ул балага подъездда һөҗүм иткән. Бу турыда үз чыганагына сылтама белән "Башкортстан"телевидениесе хәбәр итте. 

Фаҗига 13 майда көндез "Спорт" тукталышы янындагы торак йортта була. Бала мәктәптән кайтып килә. Ул подъездга керә һәм шунда җинаятьче корбаны була. 

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Яшь егет, 12 яшьлек баланы көчләгәннән соң, качып барган мизгел камерага эләккән. Ишегаллары буйлап йөгереп бара торган кешене хокук саклаучылар эзли. Нәкъ менә шушы кадрлардагы егет җинаять буенча төп шикләнелүче буларак карала. Бу турыда каналның "Вести" хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганагы сөйләгән.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Педофилга 20 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар