news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада 1 сентябрьгә бүләк ителгән портфельне түрәләр баладан кире алырга маташкан

Баланың анасы төбәк башлыгына язгач кына, район администрациясе гафу үтенгән.

news_top
Уфада 1 сентябрьгә бүләк ителгән портфельне түрәләр баладан кире алырга маташкан
Владимир Васильев

Уфада аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче беренче сыйныф баласыннан 1 сентябрьгә бирелгән портфелен кире алмакчы булганнар. Район администрациясе балага портфель бүләк итә, аннары бүләкне кире сорый. Баланың анасы тавыш чыгаргач кына, бүләкне кире алмыйлар. Бу турыда «Күгәрчен хәбәрләре» яза.

Уфада яшәүче Мария А. дәгъвасын төбәк башлыгының социаль челтәрдәге посты янына яза. Ул баласына аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче буларак бирелгән 1 сентябрь бүләкләрен кире таләп итүләрен әйтә. Өстәвенә, бала канцелярия җыелмасын да кайтарып бирергә тиеш була, ә малай аны кулланган инде.

Район администрациясе бу очракны тикшергән, бүләк балада калган.

«Без 130нчы мәктәп җитәкчелеге белән элемтәгә чыктык, ситуациягә ачыклык керттек. Аңлашылмаучанлык килеп чыккан, гафу үтенәбез. Портфель сезнең балада кала. Беренче сыйныф укучысына укуда уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез», — дигән Октябрь районы администрациясе башлыгы урынбасары Алина Одинцова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар