news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа юлында берничә фура бәрелешкән, бер кеше үлгән

Самара-Уфа-Чиләбе юлында хәрәкәт кыенлашкан, бөке җыела башлаган.

news_top
Уфа юлында берничә фура бәрелешкән, бер кеше үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Әлеге минутларда Башкортстанның Иглин районында өч йөк машинасы бәрелешкән. Бер йөртүче һәлак булган. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Самара-Уфа-Чиләбе юлында авариядә «Камаз» йөртүчесе имгәнгән, ул урында ук үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә озатканнар.

Машиналар юл кырыена төшеп киткән. Трассаның бу урынында хәрәкәт кыенлашкан, бөке барлыкка килә башлаган.

Урында автоинспекторлар эшли, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар