news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа юлында авариядә исән калган хатынны узып бара торган машина таптап киткән

Мәрхүмә хатын машинадан чыккач, аны икенче автомобиль бәрдереп киткән.

news_top
Уфа юлында авариядә исән калган хатынны узып бара торган машина таптап киткән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Стәрлетамак районында юл һәлакәте була. Биредә ике автомобиль бәрелешә. Бер машинадан хатын-кыз чыга һәм җимерекләрне карамакчы була. Аны узып баручы башка автомобиль таптап китә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

25 ноябрьдә кичке якта Уфа — Оренбург юлында Mitsubishi Lancer машинасын йөртүче идарәсен югалта. Ул «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә. Иномарка пассажиры салоннан чыгып, машинаның ватык урыннарын карамакчы була. Шул чакта аны «Киа Рио» машинасы бәрдереп китә. Хатын-кыз урында ук һәлак була.

Аннары «Киа Рио» машинасы «Лада Веста» белән бәрелешә.

Фаҗиганең сәбәпләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаячак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар