Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа янында берьюлы ун автомобиль бәрелешкән: куркыныч видео

news_top_970_100

28 март кичендә Уфа янында Уптино бистәсе тирәсендә 5 фура, 4 җиңел машина һәм 1 бортлы йөк машинасы бәрелешкән. Берьюлы берничә авария М-5 трассасының 1448 километрында булган, дип хәбәр итә төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

«Янгын сүндерүчеләр килгәндә, янгын булмый, ягулык та акмаган. 1 кешегә ярдәм кирәк була, аны хастаханәгә алып киткәннәр», – дигәннәр министрлыкта.

Фото: © Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә бер бәрелешүнең видеосы тарала. Югары тизлектәге фура моңа кадәр бәрелгән машинаның җиргә коелган детальләренә эләгеп салулый, аннан соң аздан гына кеше бәрдермичә кала һәм юл читенә төшеп китә.

Бу зур авария бозлавык аркасында килеп чыккан: көн буена Уфада һәм аның тирә-ягында плюс температура була, әмма кичкә таба юл кисәк кенә бозлана башлый.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100