Башкортстанның Бөре районында юл һәлакәтендә кешеләр янып үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстан ЮХИДИ белешмәсе буенча, 27 сентябрьдә кичке 8нчеләр тирәсендә Уфа-Яңавыл юлында берничә машина бәрелешә. Авария мизгелен йөк машинасындагы видеорегистратор төшереп тора.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, «Лада Веста» машинасы, каршыга килә торган «ВАЗ-2114» машинасына бәрелмәс өчен, юл кырыена чыга, аннары каршы як полосадан килә торган «Ман» йөк машинасына астына барып керә. Шуннан соң «Лада Веста» үзе белән бер якка таба бара торган «Киа Спортейдж»га бәрелә. Аннары «Лада Веста»га ут каба.
«Лада Веста» белән 22 яшьлек егет идарә иткән. Салонда 22 яшьлек пассажир егет булган. Алар икесе дә урында ук үлгән. «Киа» белән идарә итүче 53 яшьлек ир-ат имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.