Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа хастаханәсендәге гинеколог бүлмәсендә видеокамера урнаштырганнар

news_top_970_100

Социаль челтәрләрдә Уфаның 21нче хастаханәсендәге гинеколог бүлмәсендә урнаштырылган видеокамера ролигы таралды. Социаль челтәрләрдә, бу камерага каралырга килгән пациенткалар да эләгәчәк, дип язалар.

Хастаханәнең баш табибы Радик Надыргулов бу вазгыятькә ачыклык керткән. Ул кабул итү бүлмәләрендә видеокамералар урнаштырылганын раслаган. Бу камералар Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 13 гыйнварында чыккан 8нче карары нигезендә урнаштырыла, дип язган. Бу карарда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, иминлекне тәэмин итү максатыннан, камералар урнаштыру турында сүз бара. Дөрес, карарда пациентларны кабул итү урыннары төшерелергә тиеш, диелмәгән. Радик Надыргулов, камерага гинекологик кресло эләкми, дип яза. «Бу видеоязмагларны бик сирәк кеше генә күрә ала, һәм ул бары тик хокук саклау органнары таләбе белән генә булырга мөмкин», – дигән баш табиб.

Надыргулов язуынча, пациентлар хастаханәгә кергәндә документ тутырган чакта камерага төшү ихтималы турында искәртелә.

«Хәзер һәркемнең кулында телефон – бер рөхсәтсез бөтен кешене төшерәләр. Ә табиб кабинетындагы камерадан курыкканнар. Камера – ул докторның да, пациентның да иминлеге. Беркем дә бу видеоны интернетка чыгармаячак, гайбәтләргә игътибар итмәгез», – дип язган баш табибның постына аноним.

Социаль челтәрләрдә исә баш табибның «кирәген бирәләр». Аңа бәдрәфкә дә камера урнаштырырга киңәш итәләр, кайберәүләре исә, хастаханәдәге сакчылар, порносайтларда бу видеоларны сатып, акча эшләр, дип шикләнә. Видеокамераны төшергән кешеләр фикеренчә, креслога утырган пациенткалар да видеоязмага эләгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100