news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа үзәгендә тулай торак бинасы ишелгән мизгел видеога эләккән

news_top
Уфа үзәгендә тулай торак бинасы ишелгән мизгел видеога эләккән
Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

30 июльдә Уфада Коммунистик урамы, 52а адресы буенча урнашкан Башкорт кооператив техникумының элеккеге тулай торак бинасының бер өлеше ишелеп төшкән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Мәдәни мирас объекты булган бина 2024 елдан бирле файдаланылмаган һәм авария хәлендә дип танылган. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Тикшерү эше оештырылган.

«Уфада Коммунистик урамында урнашкан бинаның диварлары өлешчә җимерелеп төште, – дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. – Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Якынча мәгълүматлар буенча, бина авария хәлендә булган . Анда беркем дә яшәмәгән. Вазгыять контрольдә», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар