news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа урамында шәп-шәрә кыз йөргән

17 градус салкында киемсез йөргән кыз тыелган матдәләр куллангандыр дип фаразлыйлар.

news_top
Уфа урамында шәп-шәрә кыз йөргән
https://gtrk.tv/b24

Уфада 17 градус салкын булган кышкы көнне урамда шәп-шәрә килеш бер кыз йөргән. Шәрә кыз йөргән кадрларны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте.

Шәрә кыз Ибраһимов бульварыннан бара. Ню стилендә йөргән кыз узып баручыларын шок халәтенә китерсә дә, аңа беркем дә комачауламаган. 

Видеода ир-атлар тавышы бу кыз бәхәстә оттыргандыр, тренингтан киләдер дип фаразлый. 

«Бәлки көчләгәннәрдер?», «Берәр нәрсә иснәдеме икән», «Бөтен җирен катырып бетерә инде», — дип язалар.

Социаль челтәр кулланучылар күбесе бу кыз тыелган матдәләр куллангандыр дип фаразлый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар