Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфа урамында шәрә йөргән ир-атларны эзлиләр

news_top_970_100

14 сентябрьдә көндез Уфаның Дөм районында урамда берничә шәрә ир-ат йөргән. Алар «Орион» Иҗат сарае янында булган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Әлеге фотолар социаль челтәрләрдә таралган. Интернет кулланучылар фикеренчә, бу кешеләр ниндидер тренинг биремен үти яисә кемгәдер теләк оттырган. Күпләр көлә, кайсыберләре тискәре карый, балалар каршында шәрә йөрүне хупламый. Челтәрдә таралган фотода да бала карап торуы күренә.

Әлеге вакыйга турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы комментарий биргән.

«11нче полиция бүлеге хезмәткәрләре Интернетны мониторинглаган чакта, билгесез ир-атларның шәрә йөргәне сурәтләнгән фотолар табылды. Әлеге факт буенча хәбәр теркәлде, полиция хезмәткәрләре аларның шәхесен ачыклау буенча эшли», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100